«Маркетинговый визит» чаралар циклы кысаларында Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре «Зәй шикәре» ААҖенә барды.
Очрашу барышында предприятиенең икътисади хәле, шулай ук предприятие җитәкчесенә эш бирүчеләрнең хокукларын һәм бурычлары турында аңлатма бирелде.
Алга таба социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру, мөмкинлекләре чикле затлар өчен эш урыннары булдыру мәсьәләләре каралды.