Совет районында узган вакансияләр ярминкәсенә 207 кеше килде

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Казанның Совет районы буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясады.

Исегезгә төшерәбез, бу чарада 5 предприятиенең кадрлар бүлеге вәкилләре катнашты.

Дәгъва кылучыларга телемаркетинг бүлеге операторы, пешекче, менеджер, балта остасы, штукатур, слесарь, хезмәт биналарын җыештыручы, автомобиль йөртүче, участковый кебек вакансияләр тәкъдим ителде.

Вакансияләр ярминкәсенә 207 граждан килде, шулардан 25е эшкә урнашу өчен юнәлешләр алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International