Алабугада эшче һөнәрен популярлаштыручы фотографияләр III муниципаль конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Алабуга эш белән тәэмин итү үзәгендә «Тормышка юллама» фотографияләр III муниципаль конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде. Конкурс хезмәт кешеләренә ихтирам тәрбияләү, Алабуга муниципаль районы предприятиеләрендә эшче белгечлекләрен популярлаштыруга юнәлтелгән.

Конкурста Алабуга муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләренең 7-11 сыйныф укучылары катнашты.

Конкурс эшләре ике номинация буенча тикшерелде: “Сәнәгать һәм төзелештә эшче һөнәре” һәм “Хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә эшче һөнәре”.

Барлык катнашучылар да конкурс дипломнары белән бүләкләнде, призлы урыннарны алган җиңүчеләргә «Юлдаш» кибетенә сертификатлар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International