"Веста" үзәге психологы Интернеттагы куркынычлыклар турында сөйләде

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

«Ата-аналар университеты» технологияләре кысаларында Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова «Балалар-Интернетта» темасына ата-аналар җыелышы үткәрде. Чарада 75 кеше катнашты.

Чыгышының башында психолог әти-әниләрдән интернет-янаулар турында белүләре белән кызыксынды. Психолог куркыныч сайтлар турында да сөйләп узды.

Очрашу ахырында ата-аналарга белешмәлек өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International