Чаллы «Ышаныч» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Татьяна Фассахова ашыгыч медицина ярдәме Хастаханәсе хезмәткәрләре белән мәгълүмати очрашу үткәрде.
Биредә «Ышаныч» үзәге эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелде, шул исәптән дәүләт хезмәтләре исемлеге, социаль хезмәтләр алучылар, дәүләт хезмәтләре алу өчен кирәкле документлар, һ.б.
Шулай ук Татьяна Фассахова “Өлкән кешене гаиләгә алу” төшенчәсе турында да сөйләп узды.
Очрашу азагында буклетлар һәм мәгълүмати материаллар тапшырылды.