«Исток - Башлангыч» комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе социаль педагоглары балигъ булмаганнар эше буенча инспекторы белән берлектә профилактик сәгать үткәрде. Чарада №12.Лицей укучылары катнашты.
Очрашуның максаты- җинаять һәм административ хокук бозуларны булдырмау.
Белгечләр укучылар белән җаваплылык төрләре, төп төшенчәләр турында сөйләште, мультфильм карады.