Чистай «Юлдаш» интернат-йорты карамагындагылар «Чистай» мәдәни үзәгендә булдылар

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Кичә православие бәйрәме көнендә «Диалог» мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен клубы җитәкчесе Иван Онюшкин Чистай«Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагыларны бәйрәм кичәсенә чакырды.

Очрашу «Чистай» мәдәни үзәгендә узды.

«Юлдаш» интернат-йортының яшь инвалидлары Светлана Ермолаева һәм Марина Липатова персональ компьютерда үзенең интеллектуаль осталыкларын һәм белемнәрен күрсәттеләр.

Барлык уенчыларга да призлар һәм бүләкләр бирелде. Аннары барлык катнашучылар чәй һәм күчтәнәчләр белән сыйланды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International