Түбән Кама студентлар хезмәт отрядлары үзәге һәм Түбән Кама химия-технология институты студентлары «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында еш булалар.
Шушы көннәрдә волонтерлар бүләкләр һәм сюрприз белән килделәр. Студентлар өстәл уеннары, лото, курчаклар һәм татлы бүләкләр алып килде.