Түбән Кама «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында педагоглар тәрбияләнүчеләрнең иҗади сәләтләрен үстерү өчен төрле форма һәм методларын файдаланалар. Мәсәлән, мәктәпкәчә төркемдә даими рәвештә дәресләр үткәрелә, анда балалар рәсемнәр ясый, шигырьләр, мәкальләр һәм әйтемнәр өйрәнә, табышмаклар чишә.
Мондый дәресләрдә тәрбияче Вера Боллих махсус буялыш куллана, аларны төсле карандаш, бармакмал белән буяп була.