Кукмара «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең «Наз» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары концерт оештырды.
Әлеге чараның инициаторы булып сыйныф җитәкчесе Елена Ромазанова һәм музыка җитәкчесе Гөлнара Вәлиева торды.
«Җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Концерт номерлары һәркемгә хуш килде.Концерт ахырында балаларга тәм-томлар өләштеләр», - дип сөйләделәр бүлек белгечләре.