Түбән Кама «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Туклану һәм сәламәтлек» диспуты үтте. Балаларга кызыклы презентация күрсәттеләр.
Тәрбияләнүчеләр сәламәтлеккә йогынты ясый торган факторлар турында сөйләште: көн режимы, физик активлык, начар гадәтләрдән баш тарту һәм дөрес туклану.
Зур азарт белән яшүсмерләр табышмакларга җавап бирделәр.