«Түбән Кама Нефтехим» ҖАҖ куркынычсызлык Хезмәте хезмәткәрләре ел саен «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен приютында тәрбияләнүчеләргә гадәти булмаган бүләкләр әзерли.
Һәм Иске яңа ел алдыннан алар чираттагы тапкыр балаларга «кышкы әкият» бүләк иттеләр. Кар кызы белән бергә балалар яңа ел шигырьләре укыдылар, дәртле уеннар уйнады, яңа ел җырлары җырладылар.
Барысы да шатланды, биеде, берсе белән яхшы кәеф уртаклашты.