“Рус ишарә теле” темасына мастер класс

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  гражданлык активлыгы һәм волонтерлык  елы кысаларында “Рус ишарә теле” темасына мастер класс узды.

     Мастер классның максаты: төрле социаль учреждение белгечләрен, социаль хезмәт алучыларны кабул иткәндә һәм аларны тернәкләндерү барышында аралашу өчен , жест сөйләм телен куллана белергә өйрәтү иде.

Мастер-классны  Яр Чаллы муниципаль берәмлеге ТРО ОООИ «Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте » рәисе Кононова Роза Хамбал кызы уздырды.

Чара ахырында белгечләр мастер классны  системалы рәвештә  дәвам итәргә тәкъдим иттеләр. Чарада 32 белгеч катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International