Яңа ел алдыннан Чистай «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында театральләштерелгән яңа ел тамашасы узды.
Чарада интернат-йорт, мәктәп хезмәткәрләре бик теләп спектакльдә, күңелле бию, вокаль конкурсларында катнаштылар.
Шулай ук, Чистай муниципаль районында социаль яклау Бүлеге башлыгы Гүзәл Каюмова ихлас котлауларын җиткерде.
Бәйрәм азагында «Иң яхшы яңа ел бүлмәләре ясау» традицион конкурсына йомгак ясалды.