Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 9 нчы гыйнвар көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 11 886 эшсез кеше теркәлгән. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,58% күрсәткечен тәшкил итте.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 34415кә тиң.
Хисап атнасы барышында исә 239 кеше эшсез дип танылган, шуларның 230ы – моңа кадәр хезмәт куйган. 28 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.