Яңа ел бәйрәмнәре чорында 2 һәм 6 гыйнварда «Тәтеш балкышы» комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре районара күзәтчелек эшчәнлегенең бүлеге һәм 133 янгын бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган һәм авыр тормыш хәлендә калган, шулай ук, күп балалы гаиләләрдә булдылар.
Мондый рейдларның максаты - ата-аналар үз бурычларын тиешле рәвештә башкаруын ачыклау.
Шулай итеп, 2 гыйнварда 21 гаиләдә булды, шул исәптән 9 күп балалы гаилә, 6 гыйнварда 15 гаилә, шул исәптән, 5 күп балалы гаилә.