Бөгелмә «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр һәм авыр тормыш хәлендә калаган гаиләләр өчен бәйрәм чарасы оештырды.
Әлеге акция кысаларында, Кыш Бабай һәм Кар кызы балаларны котлады. Балалар шигырьләр сөйләде, яңа ел җырлары җырлады, әйлән-бәйлән уйнады.