Казанның Яңа Савин районында инвалид балалар өчен чара оештырылды

2017 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Кичә Яңа Савин районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре “Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга спорт тәрбиясе бирү үзәге” Автономияле коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә социаль ярдәм алучы мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның ата-аналары өчен Яңа ел бәйрәме оештырды.

Чара кысаларында яңа ел персонажлары катнашында интерактив программа оештырылды.

Аннары балалар башкаруында Яңа ел, Кыш Бабай турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International