Аксубай “Мечта” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр янына кунакка Әлмәт шәһәре волонтерлары килде.
Инде берничә ел Әлмәттән активистлар приют тәрбияләнүчеләренең дуслары булып тора. Малайлар һәм кызлар түземсезлек белән аларны кунакка көтә. Менә бу юлы да балалар өчен бәйрәм күңел ачу программасы әзерләнгән.