Алабугада “Һөнәргә кереш” комплекслы хезмәтенең курсына йомгак ясалды

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

Алабуга институты инженер-технология факультеты базасында “Һөнәргә кереш” комплекслы хезмәтенең курсына йомгак ясалды.

Ел дәвамында дүрт ай эчендә 27 мәктәп укучысы эшче һөнәрләр нигезләренә төшенде: автомеханик, машина йөртүче, электрогазосварщик, повар, кондитер, пешекче һ.б.

Экскурсияләр вакытында укучылар хезмәт шартларын күзәттеләр. Һәм курс ахырында иҗади проектларны яклау өлеше узды.

Алабуга институты укытучылары мәктәп укучылары һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре әлеге курс буенча укытулар турында сөйләштеләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International