"Шатлык" приюты карамагындагы балалар Яңа ел барлыкка килү тарихын белделәр

2017 елның 22 декабре, җомга

Питрәч “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында социаль педагог Оксана Закалова кече мәктәп яшендәге балалар белән «яңа ел каламбуры» Квест-уены үткәрде.

Чараның максаты булып бәйрәм тарихы белән таныштыру торды.

Квестта катнашучылар табышмакларга җавап бирделәр, ребус чиштеләр, видео презентация карады, шулай ук үз куллары белән чыршы уенчыклары ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International