Министрлыкта Россия Федерациясендә 2020 елга кадәр иртә ярдәм күрсәтү Концепциясен тормышка ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

Узган шимбәдә, 23 декабрь көнне Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Россия Федерациясендә 2020 елга кадәр иртә ярдәм күрсәтү Концепциясен тормышка ашыру буенча киңәшмә үтте.

Чарада Санкт-Петербург «СПб ИРАВ» Институты, ТР сәламәтлек саклау Министрлыгы, Балалар клиник сырхауханәсе, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Республика ресурс үзәге, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгы, мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре вәкилләре катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International