Кичә Зәй «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте Зәй оешмасының активистлары өчен яңа ел тамашасы оештырганнар.
Район җитәкчелеге исеменнән оешма әгъзаларын котларга район башлыгы урынбасары Елена Недошивина килде. Инвалидлар Җәмгыяте рәисе Илдус Талипов мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү әһәмиятен билгеләде.
Гомумән, әлеге чара мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең очрашу өчен сәбәбе булды.