Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән 6 ата-ана белән «Останови огонь» дигән чара үткәрде.
Чарада Актаныш һәм Минзәлә муниципаль районнары районара ТР янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Альберт Тимерханов катнашты. Ул кыска һәм аңлаешлы рәвештә янгын куркынычсызлыгы турында мәгълүмат җиткерде.