«Лесенка здоровья» сәламәтлек программасы кысаларында Түбән Кама «Веста» социаль ярдәм үзәге белгече Татьяна Евлентьева социаль ярдәм алучы мөмкинлекләре чикле балалар өчен төркемле дәрес үткәрде.
Дәрес башында белгеч сулыш күнегүләре, аннары зарядка үткәрде. Аннары катнашучыларга кегли, туп, обруч кулланып күнегүләр ясарга тәкъдим ителде.
Дәрес барышында балалар үзара күңелле ярышты. Бигрәк тә аларга «сенсорная дорожка» бик ошады.
Ахырда Татьяна Евлентьева катнашучыларга үзенең сәламәтлеген сакларга кушты.