«Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Төбәкара форумында катнашты.
Исегезгә төшерәбез, әлеге чара Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Республика ресурс үзәге тарафыннан оештырылды.
Форум программасында тематик мәйданчыклары эшләре, инновацияле технологияләр һәм программалар, мастер-класслар, шулай ук пленар утырыш узды.
«Балкыш» үзәге белгечләре кляксотерапия буенча мастер-класс үткәрделәр.