2017 елда 27 пенсионер һөнәри юнәлеше буенча укулар узгач эшкә урнашты

2017 елның 22 декабре, җомга

Бүген Халыкара сервис көллияте базасында пешекче һөнәре буенча уку узган пенсионерлар төркеменең йомгаклау аттестациясе  узды.

Бүгенге көнгә инде берничә төркем пенсионерлар төрле профессияләр буенча укыган: котельный операторы (24 кеше), лифтер (10 кеше), электрогазосварщик (10 кеше), электр монтеры (15 кеше), ландшафтлы дизайнер (13 кеше), оператор ЭВМ (17 кеше), шәхси сакчы (58 кеше), бухгалтер (8 кеше), флорист (19 кеше), кондитер (21 кеше). 2017 елда 27 пенсия яшендәге граждан эшкә урнашты.

Шунысын да әйтергә кирәк, хәзерге вакытта бухгалтер, парикмахер, ЭВМ операторы, ландшафтлы дизайнер һөнәрләре буенча төркем туплана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International