«Реальное время» интернет-газетасы студиясендә Эльмира Зарипова белән online-конференция узачак

2017 елның 22 декабре, җомга

Бүген, 22 декабрь көнне 14.00 сәгатьтә «Реальное время» интернет-газета студиясендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашында оnline-конференция узачак.

Республиканың авыл җирлекләрендә уртача хезмәт хакы күләме, башка төбәкләрдән эшкә күпме кеше килә, кайсы районнарында аеруча эшсезлек белән кискен хәл һәм башка бик күп сорауларга Эльмира Зарипова турыдан-туры эфирда сөйләячәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International