Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә янгын куркынычсызлыгы буенча чара уздырылды.
Актаныш һәм Минзәлә муниципаль районнары районара күзәтчелек эшчәнлегенең бүлеге җитәкчесе, эчке-хезмәт полковнигы Альберт Тимерханов хезмәткәрләр белән эвакуацияләү буенча күнекмә үткәрде.
Шулай ук инструктаж үткәрелде. Альберт Тимерханов катнашучыларны Татарстан Республикасы территориясендә янгыннар очрагы турында мәгълүмат җиткерде, ут сүндергече белән дөрес файдалану турында сөйләде.