Балигъ булмаганнар арасында хокукый агарту эше кысаларында Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ирина Грошева «Закон һәм без» дигән әңгәмә үткәрде.
Чараның максаты булып балигъ булмаганнарның хокукый белемен арттыру торды.
Әңгәмә башында белгеч һәр гражданин үз дәүләте символларын белергә һәм хөрмәт итәргә тиешлеге турында сөйләде.
Алга таба әңгәмәдә катнашучылар ил һәм республика флагы һәм гербы турында үзләренең яхшы белемнәрен күрсәтте.