Татарстан башкаласы һәм моношәһәрләрдә эшсезләр саны үзгәрде

2017 елның 20 декабре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 3755 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 28 кешегә күбрәк.

Шулай ук, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга һәм Менделеевскта эшсезләр саны арткан.

Моның белән беррәтән Чистай Кама Аланында рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны кимегән. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 357 һәм 316 эшсез граждан теркәлгән. һәм

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International