Кичә Татарстан Республикасы Федераль янгынга каршы хезмәтенең Уку-укыту үзәге базасында «Минем һөнәрем...» һөнәри юнәлеш бирүче акциясенең финал этабы тәмамланды.
Форумда Чүпрәле, Мамадыш, Яшел Үзән, Аксубай һәм Питрәч муниципаль районнары, шулай ук Чаллы шәһәре социаль приютларында 60тәрбияләнүче катнашты.
Финал этабы ике өлештән торды. Беренчесендә - финалистлар үз роликларын тәкъдим иттеләр, шуннан соң Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министр урынбасары Юлия Абдреева барлык командаларны дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләде.
Җиңүче булып Яр Чаллы «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты «Тележурналист» видеоролигы белән чыкты. Икенче урынны Яшел Үзән «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты яулады. Өченче урынга Чүпрәле «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты лаек булды.