"Хыял" приюты карамагындагы балалар Яңа ел тамашасында катнашты

2017 елның 19 декабре, сишәмбе

Аксубай «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «РИТЕК» компаниясе оештырган Яңа ел тамашасында булдылар.

Чара ике бүлектән торды. Беренчесендә - балалар әкият геройлары катнашында күңелле тамаша карады.

Икенче өлештә Кыш Бабай чыкты. Балалар әйлән-бәйлән йөрде, җырлар җырладылар, уеннарда катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International