"Радуга" үзәге психологы яшүсмерләргә интернетта уяу булырга кушты

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

Бөгелмә «Радуга» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Ольга Колганова укучыларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чара үткәрде.

Дәрес кинотренинг кулланып үткәрелде, бу мәктәп укучыларында зур кызыксыну уятты.

Алга таба мәгълүмати лекция үткәрелде, аның барышында социаль челтәрләрдә күзәтүгә аерым игътибар бирелде.

Чара ахырында һәркем интернет куркынычсыз һәм файдалы булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International