Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 12 нче декабрь көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 11 603 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 72 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,56% күрсәткечен тәшкил итте.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 36 329кә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 4607 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,32 кешегә тиң.
Хисап атнасы барышында исә 627 кеше эшсез дип танылган, шуларның 602се – моңа кадәр хезмәт куйган. 46 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.