Татарстан башкаласы һәм моношәһәрләрдә эшсезләр саны үзгәрде

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 994 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 30 кешегә азрак.

Шулай ук, Казан, Түбән Кама һәм Кама Аланында эшсезләр саны кимегән.

Моның белән беррәтән, Менделеевск, Алабуга, Чистай, Яшел Үзәндә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арткан. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 90, 302, 358 һәм 427 эшсез граждан теркәлгән.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International