Коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең кадрлар буенча белгече Лилия Большакова хезмәттәшләрен “Учреждениедә мәнфәгатьләрне җайга салу тәртибе турында” таныштырды.
Белгеч конфликтларны чишү тәртибе, бәхәсләрне тыныч юл белән җайга салу турында сөйләде.
Үзәк коллективы хезмәткәрләрнең вазыйфалары белән дә танышты.