Яңгул авылында яшәүче Закирова Галия Закир кызына 3 декабрь көнне 90 яшь тулды.
Шул уңайдан Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ринат Гарафетдинов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рәмзия Хәйруллиналар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.