Инвалидлар Декадасы кысаларында Менделеевск "Өмет Яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль тәэмин итү бүлегендә шахмат-шашка турниры үткәрелде.
Чараның максаты - интеллектуаль спорт (шахмат, шашка) төрләрен популярлаштыру, инвалидларны актив тормышка җәлеп итү, сәламәт тормыш яшәү рәвеше пропагандалау.
Башлангыч сыйныф укучылары һәм инвалидлар логик фикер йөртә белү сәләтләрен күрсәтте.