Инвалидлар Декадасы кысаларында Түбән Кама "Веста" үзәге белгечләре Рамзиля Хафизова һәм Татьяна Никифорова 7-нче номерлы социаль участогында дәрес үткәрде.
Очрашу башында балалар белән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләр турында тематик әңгәмә уздырылды.
Дәрес ахырында балаларга кәгазьдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата үз фикерен язарга тәкъдим ителде. Барлык катнашучыларга зур булмаган бүләкләр тапшырды.