Көн саен Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә күп төрле вакыйгалар уза. Бу юлы да Инвалидлар Декадасы кысаларында социаль эш буенча белгечләр тарафыннан хәйрия акциясе уздырылды.
Акция барышында белгечләр мөмкинлекләре чикле балалар өчен уенчыклар, канцелярия товарлары, китаплар җыйдылар. Аерым игътибар инвалид балалары булган гаиләләргә бирелде. Балаларның ата-аналары акцияне оештыручыларга игътибарлары өчен рәхмәтен белдерде.