Чистай интернат-йорты карамагындагылар яхшы спорт нәтиҗәләре күрсәтте

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

Инвалидлар Декадасы кысаларында Чистай "ТР инвалидлар Җәмгыяте" оешмасы физик сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шәһәр спартакиадасы оештырды. Чарада Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар актив катнашты.

Спартакиада ачылу 2 нче декабрь көнне "Чистай" Мәдәният үзәгендә үткәрелде. Ярышларның беренче көнендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында "Джакколо" спорт уены буенча турнир үтте. Алтын чемпионаты призеры булып Анатолий Силантьев, көмеш призер Марина Липатова торды.

10 декабрь көнне спартакиаданың соңгы көне уздырылды. Ярышлар "Батыр" спорт комплексында узды. Катнашучылар пауэрлифтинг, дартс ярышларында көч сынашты.

Чистай"Юлдаш" интернат-йорты администрациясе Чистай шәһәре "ТР инвалидлар Җәмгыяте" оешмасы рәисе Валентин Хуснутдиновка рәхмәт белдерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International