Россия Федерациясе Конституциясе Көне Кысаларында Бөгелмә "Возрождение" тернәкләндерү үзәгендә дәүләт бәйрәме турында дәрес узды.
Тәрбияче Екатерина Старостина презентация тәкъдим итте. Дәрес барышында балалар флаг ясады, Россия гербы белән танышты, викторинада катнашты.
Социаль адаптация бүлеге мөдире сүзләренчә, социаль-әһәмиятле чара Россия Федерациясе, аның гражданнарына хөрмәт хисе уятырга мөмкинлек бирә.