Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Наталья Бахтигареева һәм Ольга Бывальцева Ватан Геройлары Көненә багышланган чара үткәрде.
Социаль адаптациядә авырлыклары булган балалар Минзәлә шәһәре туган якны өйрәнү музеена барды.
Чараның максаты актив гражданлык позициясе формалаштыру, гомумкешелек кыйммәтләрен тәрбияләү, Советлар Союзы Геройлары һәм Социалистик хезмәт геройлары өчен горурлык хисе тәрбияләү торды.
Экскурсантлар игътибарына кызыклы экспозицияләр тәкъдим ителде.