"Балкыш" балалар приюты карамагындагылар яңа ел традицияләре белән таныша

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Ираида Мадиярова "Эрудиты" түгәрәгенең чираттагы дәресен үткәрде. Ул Яңа ел тарихы һәм гореф-гадәтләренә багышланды.

Кызыклы һәм аңлаешлы рәвештә тәрбияче балаларга чыршы бизәү Германиядә башлануы турында сөйләде.

Гамәли өлешендә балалар үз куллары белән чыршы бизәнү әйберләре ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International