Шушы көннәрдә Шишинер авыл клубында мөмкинлекләре чикле кешеләрнең "Дуслар жыелган жирдә" дигән концерт узды. Чараның инициаторы булып "Әңгәмәдәш" ("Фикердэш") клубы җитәкчесе, 1 төркем инвалид Чулпан Габдулганиева торды.
Кунаклары игътибарына чигелгән, бәйләм әйберләр тәкъдим ителде.
Эчтәлекле концерт Балтач рйоны талантлары, яшь артистларны берләштерде. Чара барышында авторлык шигырьләре, дәртле биюләр һәм җырлар яңгырады.