Социаль политиканың иң беренче мәсәләсе булып мөмкинлекәре чикләнгән кешеләрнең яшәү дәрәҗәсен үстерү тора. һәр елны декабрь башында мөмкинлекләре чикләнгә кешеләр ункөнлеге үткәрелә. “Халыкара мөмкинлекләре чикләнгә кешеләр көне уңаеннан 5 декабрьдә “Шатлык” приютында мәктәп яшендәге тәрбияләнүче балаларга “Халыкара мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне” дигән сыйныф сәгате үткәрелде. Бу чараның максаты мөмкинлекләре чикләнгә кешеләргә карата мәрхәмәт, хөрмәт, игътибар тәрбияләү, аларны безнең җәмгыятьнең тулы хокуклы кешеләре итеп күрсәтү иде. “Мин дә сезнең кебек” дигән презентация күрсәтеп балаларны безнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә карата битараф булмска чакырды. Балалар андый кешелеләр белән гел очрашуларын һәм аларны бик кызгануларын әйттеләр. Андый кешеләрне кызганырга түгел, ә аларга ярдәм итәргә, аларны аңларга кирәклеген тәрбияче әйтте. Без аларга ункөнлектә генә тугел һәрдәим ярдәм итеп торырга тиешбез.
Балалар дәрес ахырында бу кешеләргә куңел хөрлеге, якыннарының игътибарын һәм ярдәмен тоеп яшәүләрен теләп калдылар.
Мондый дәресләр балаларда хисе кызгану, омтылыш ярдәм итәргә авыру кешеләргә, инвалидларга формалыштыра.