Инвалидлар Декадасы кысаларында Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында чара оештырылды.
Музыка астында балалар төрле хәрәкәтле уеннар уйнады, шигырь укыды, йомык күз белән рәсем ясады. Һәр бала үзенчәлекле, шуңа күрә рәсемнәр төрле килеп чыкты.
Үзәк белгечләре сүзләренчә, мондый чаралар үткәрү балаларның тормышка мөнәсәбәтен үзгәртергә ярдәм итә.