Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Преодоление” клубы әгъзалары белән туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
Музей хезмәткәрләре экскурсантларны XX гасыр музыка уен кораллары белән таныштырды - патефон, граммофон, радиола, магнитола. Балалар грампластинкалар турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белде.
үзәге белгечләре һәм музей хезмәткәрләре сүзләренчә, мондый экскурсияләр мөмкинлекләре чикле балаларның белемнәрен киңәйтә.