Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Буа шәһәре яшь музыкантлары белән очрашу оештырылды.
Чара башында сәнгать мәктәбендә укучы балаларның концерты күрсәтелде. Кульминацион өлештә мастер-класс оештырылды.
Педагоглар балаларны иҗатка өйрәтте, төрле өлкәләрдә сынап карарга мөмкинлек бирде.